Якушкино авыл җирлегендә янгын сүндерү велосипеды сирена белән җиһазландырылган

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Моннан тыш, халыкка хәбәр итү, куркынычлык турында кисәтү өчен уңайлы тавыш көчәйткеч тә  урнаштырылган.

Якушкино, Салдакай һәм Абрыскино урамнары буйлап коры үләнне яндыруны тыю турында кисәтүче велосипедчы, гәрчә башта халык шаккатырса да, барысы да бу яңалыкның ни дәрәҗәдә кирәкле булуы белән килеште. Эш шунда ки, Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасыйбулла Хәмидуллин инициативасы белән биредә янгын сүндерү велосипеды җиһазландырылган.

-Велосипедны янгынга каршы инвентарь белән тәэмин итү идеясе юкка гына тумады. Узган ел Салдакайда иртәнге өченче яртыда янгын чыкты һәм авыл халкына бу хакта хәбәр итүдә кайбер кыенлыклар килеп туды. Аннары, җәй җитү белән күпләр кунакка килә, алар Чирмешән ярында ял итә, учаклар кабыза, янгын чыгу куркынычы туа.

Шушы факторларны исәпкә алып, без Якушкиннан Валерий Мокеев белән велосипедны кызыл төскә буядык һәм аны инвентарь белән  җиһазладык, 20 литр күләмле янгын сүндергеч, көрәк, чиләк белән җиһазладык. Велосипедны авыл җирлегендә ирекле халык дружинасы җитәкчесе Рәфыйк Миндубаевка тапшырдык. Хәзер ике тәгәрмәчле транспортта ул авыллар буйлап һәм яр буе территориясенә даими рейдларга бара. Янгынга каршы махсус режимның гамәлдә булуы турында халык кисәтә, – дип уртаклашты Хасибулла Хәбибулла улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International