Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә соңгы сыбызгы яңгырады

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бу традиция Нурлатның спорт мәктәбендә инде унбер ел дәвамында кабатлана. Атказанган спорт мастеры Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләү һәм котлау сүзләре белән тантаналы рәвештә озаталар. Барысы да гомуми белем бирү мәктәпләрендә кебек үк. Соңгы кыңгырау урынына гына монда соңгы мәртәбә сыбызгы яңгырый. Бу ел да искәрмә булмады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел ул тагын да тантаналырак үтте. Чөнки бу - мәктәпнең яңа "Тулпар" спорт сарае диварыннан озата торган беренче чыгарылышы. Тантаналы чарага 40 чыгарылыш сыйныф укучылары белән бергә барлык тренерлар-укытучылар һәм ата-аналар да чакырылган иде. Тулы уку курсын узучыларга тәмамлау турында таныклыклар тапшырдылар. Алар арасында күп еллар дәвамында район, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә спорт җиңүләрен яулаган яшь спортчылар да бар. Спортчыларга таныклыклар һәм грамоталарны җылы котлаулар һәм ихлас теләкләр белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова һәм спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиев тапшырдылар. Спорт мәктәбе тренерларын һәм хезмәткәрләрен дә грамоталар белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International