Татар телендә элмә такталарда һәм мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында 2021 елны туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан итү турында» 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Указын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында татар телендә элмә такталарда һәм мәгълүмат табличкаларында хаталарны ачыклауга юнәлдерелгән конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр дип хаталы язулар турында иң күп хәбәр җибәрүчеләр танылачак. Конкурс татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән үткәрелә.

Конкурс 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм анда дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән Татарстан халкы катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасын смартфонга урнаштырырга;

“Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасында (яисә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында "Халык контроле" ТР ДМС бүлегендә) авторизацияләү узарга

«Исемнәрдә һәм язмаларда хаталар» категориясен сайларга;

Шуннан соң хаталар җибәрелгән тулы вывесканы фоторәсемгә төшереп хәбәрнамә белән җибәрергә кирәк.

Элмә такталардан тыш, бу шулай ук мәгълүмат табличкасы, топографик тасвирлама, республика территориясендә торак йортларның юл күрсәткече яки аншлагы булырга мөмкин. Фотода табличканың нинди оешманыкы булуы күренергә тиеш. Моннан тыш, ул нинди адрес буенча урнаштырылган, шуны күрсәтергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар 10 җиңүчене билгеләячәк.

Конкурс турында нигезләмә район сайтында урнаштырылган https://nurlat.tatarstan.ru/programmi-proekti-konkursi.htm

Хатка фотоматериалларны теркәп, шулай ук язма рәвештә хәбәр итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьне ТР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына электрон адреска җибәрергә кирәк iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12нче йорт адресы буенча юлларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International