Нурлатта вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Бүген Нурлатта вакансияләр ярминкәсе узды. Аны оештыру белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин танышты.

Нурлатлыларга район һәм шәһәрнең 20дән артык предприятиесе һәм оешмасы 150гә якын вакансия тәкъдим итте, алар арасында «Россия Почтасы» ФДУП, АТП, аграр техникум, «Южная» АФ, район хастаханәсе һ. б. бар.

Вакансияләр ярминкәсендә 120дән артык кеше булды. Шуларның 20се алга таба эшкә урнашуга юллама алды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре сүзләренә караганда, вакансияләр ярминкәләрен ай саен үткәрергә планлаштыралар.

Мондый чаралар кысаларында белгечләр эш эзләүдә ярдәм итәргә һәм вакантлы урыннарга кадрлар сайлау проблемасын нәтиҗәле хәл итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International