Прививка яса - үзеңне һәм якыннарыңны сакла!

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Вакцинация - йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Бу профилактика чарасы яңа коронавируслы инфекциягә каршы тору сәләтенә ия. Экспертлар халыкның кимендә 60% ына вакцинация үткәрү коллектив иммунитет төзергә һәм СОVID-19 пандемиясен җиңәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана.

Кем беренче чиратта иммунизацияләнергә тиеш?

Россиядә халык массакүләм вакцинация уза. Вирус белән уңышлы көрәшү өчен өстенлекләр, беренче чиратта, йоктыру куркынычы  булганнарны яклау өчен куелган. Алар - медицина һәм мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү һәм күп функцияле үзәкләр хезмәткәрләре. Үз хезмәтләренең бурычы буенча алар көн саен бик күп кешеләр белән элемтәгә керә.

Моннан тыш, вакцинация коронавирус йогышы белән зарарлану  куркыныч булган кешеләргә бик кирәк– алар 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулар, шул исәптән бронхолегик система авырулары, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты һәм артык симерү белән авыручы затлар.

Вакцинация ничек уза?

COVID-19га каршы прививка ике этапта эшләнә. Беренче вакцинациягә генә язылырга кирәк, икенчесенә сезне автомат рәвештә язачаклар.

Процедура үзе бер сәгатьтән кимрәк вакыт алып тора һәм пациентны алдан карау, препаратны әзерләү, вакцина кертү һәм вакцинациядән соң 30 минут эчендә вакцинацияләнгәннәрнең торышын күзәтү.

Нинди вакциналар кулланылырга мөмкин?

Хәзерге вакытта Россия территориясендә вакциналаштыру өчен өч Россия вакцинасы кулланылырга мөмкин:

РФ сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалеи исемендәге эпидемология һәм микробиологиянең милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән Гам-Ковид-Вак ("Спутник V" сәүдә маркасы);

Роспотребнадзорның "Вектор" вирусология һәм биотехнология Дәүләт фәнни үзәге эшләгән "ЭпиВакКорона";

 “Россия Фәннәр Академиясенең М. П. Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшләүнең федераль фәнни үзәге" ФДБФҮ эшләгән "КовиВак".

Барлык препаратлар да үзләренең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын исбатладылар. Шунысын аңларга кирәк, вакциналарда вируслар юк, шуңа күрә алардан авыру йогу мөмкин түгел.

Иммунитет кайчан формалаша?

Тотрыклы иммунитет формалашу өчен вакцинациянең тулы курсыннан соң 3-4 атна узарга тиеш.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International