Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 18 маенда көндезге 14 сәгать 25 минуттан кичке 9га кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 18 маенда якындагы сәгатьтә, көн азагына кадәр һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көчәюе һәм яшен булуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшьнәгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспот чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез.
Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлек җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмаса яхшы, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Фото архивтан алынды