Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Пенсия фондының Нурлат районы бүлеге клиент хезмәте белгечләре тарафыннан өлкән буын гражданнары белән Covid-19дан вакцина ясау кирәклеге турында актив мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла.
Моннан тыш, клиент хезмәтләре белгечләре, хезмәт күрсәткәндә, турыдан-туры кабул итү яки телефон аша, өлкән буын гражданнарына көн саен үз сәламәтлекләрен күзәтү кирәклеге турында һәм бүгенге көндә прививканың авыруны йоктырудан бердәнбер коткару чарасы булып торуын искәртә.