Нурлатта легендар җитәкче Габбас Гыйматдинов исемендәге IV фәнни-гамәли конференция узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Быел ул беренче тапкыр яңа, төбәкара, статуста үткәрелде. Быел шәһәрнең 1нче мәктәбендә Нурлат районын 20 елдан артык җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов исемендәге фәнни-гамәли конференция дүртенче тапкыр узды. Моңа кадәр конференция район дәрәҗәсендә үткәрелсә, быелдан ул республика чаралары исемлегенә кертелде һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәрелә. Фәнни-гамәли конференциядә математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Гөлсия Әхмәтшина җитәкчелегендә Казаннан килгән дистәгә якын вәкил, шулай ук Нурлат муниципаль районы мәгариф идарәсе методистлары катнашты. Конференциянең тантаналы ачылышы мәктәпнең актлар залында узды, анда катнашучылар Габбас Гыйматдинов турында фильм карадылар. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән катнашучыларны Нурлат муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сәламләде.

Конференция эшендә Татарстан Республикасының Нурлат, Аксубай районнарыннан 162 укучы һәм укытучы, шулай ук Самара өлкәсенең Чаллы-Башы һәм Кошки районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Катнашучылар «Физика-математика», «Туган тел», «Лингвистика», «Табигый-фәнни цикл предметлары» кебек 10 секциядә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Ике секциядә педагоглар катнашты, быел беренче тапкыр балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен секция оештырылды. Конференция нәтиҗәләре буенча катнашучыларны дипломнар белән бүләкләячәкләр, ә иң яхшы эшләр җыентыкка керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International