Нурлат районында “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара старт алды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Кичәдән бирле Нурлатта “Игътибар - балалар!” дигән оператив-профилактик чара уза.

Аның кысаларында Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре район башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә җәйге каникуллар алдыннан балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән төрле чаралар уздырачак.

«Шулай ук кичәге көннән башлап без «Бала - төп пассажир» профилактик акциясен уздырабыз, безнең максат - балаларны йөртүгә бәйле хокук бозуларны булдырмауны профилактикалау», - дип билгеләп үтте ЮХИДИнең Нурлат бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International