2021 елның 18 маенда 17 сәгать 30 минутта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашында турыдан-туры эфирда "Яшьләргә торак" тапшыруы булачак. Турыдан-туры эфир эшендә шулай ук яшь гаиләләр өчен торак программалары өлкәсендә экспертлар да катнашачак. Нурлат районында “Яшьләргә торак” тапшыруының турыдан-туры эфир мәйданы итеп Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан шәһәр мәдәният сараенда 3 катта урнашкан кече зал билгеләнгән. Турыдан-туры эфир кысаларында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) Татарстанда гамәлдә булган программалар һәм яшьләргә үз торакларын сатып алу буенча дәүләт ярдәме проектлары, документлар җыю буенча инструкцияләр, исәпкә кую тәртибе аңлаешлы һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 88434531919.