Партия эчендә тавыш бирү 17 майдан 11 июньгә кадәр узачак. Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Сәяси советы утырышы булып узды, анда 2021 елның 19 сентябрендә узачак өстәмә сайлауларда Нурлат муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү уздыру мәсьәләләре каралды.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе дүрт сайлау округында үз кандидатларын күрсәтергә планлаштыра. Бу-шәһәрдә 16 нчы Нурлат-Вахитов сайлау округы, шулай ук Әхмәт, Киекле һәм Елаур авыл җирлекләрендә бер мандатлы сайлау округлары. Сәяси совет әгъзалары партия эчендәге тавыш бирүне үткәрү, кандидатларны тәкъдим итү, сайлаучылар исемлеген формалаштыру срокларын расладылар. Башлангыч тавыш бирүдә тавыш бирү хокукына ия партия әгъзалары катнаша алачак, дип билгеләп үтелде. Монда ук партиялеләр алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитетын формалаштырдылар. Комитет составына иҗтимагый оешмалар, тарафдарлары советы вәкилләре һәм башкалар керде.
Сәяси совет утырышы Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.
Утырышта шулай ук партия эчендәге агымдагы мәсьәләләр дә каралды.