Бүген Нурлат гимназиясендә традицион олимпиадалар слеты узды. Биредә төрле фәннәр буенча Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль һәм региональ этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр. Гимназиянең иң яхшы укучыларын дәрәҗәле кунаклар – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары - «ТатРИТЭКнефть» ТПП директоры Николай Нефедов һәм район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина сәламләделәр. Алар укучыларны олимпиада өлкәсендәге зур казанышлары белән котладылар, аларның педагогларының бу өлкәдә зур хезмәтләрен билгеләп үттеләр. Бу көнне 100гә якын гимназист һәм укучыларны олимпиадаларда катнашуга әзерләгән 20 укытучы иганәчеләрдән грамоталар һәм бүләкләр алды.
«Гимназиядә олимпиада хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Безнең укытучылар укучыларны олимпиадаларда катнашуга аеруча зур җаваплылык белән әзерлиләр. Бу хакта безнең гимназистларыбызның казанышлары да сөйли. Әмма ирешелгәннәрдә тукталып калмаячакбыз, гимназиядә сәләтле балалар саны елдан – ел артыр дип уйлыйм», - дип уртаклашты гимназия директоры Гүзәл Хәмәдиева. Тантаналы чараны гимназия бию коллективының концерт номерлары бизәде.