Нурлат районы юлларында аек хәлдә булмаган шоферларны ачыклаганнар

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

шоферларны ачыклаганнар

Узган атнада Нурлат районы автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган автомобильчеләрне тоткарлаган. Закон бозучыларның беренчесе 13 майда тоткарланган. Икенче инцидент шәһәрдә, Нурлат урамында булган. Җомга көнне, 14 майда, яшь ир автомобиль урлап киткән. Машина урлау фактыннан тыш, чит кеше автомобиле руле артына аның исерек килеш утыруы ачыклана. Машина йөртүчене законның бу маддәсен кабат бозарга нәрсә мәҗбүр иткәнлеген, чамалыйсы гына кала.

«Закон бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, шулай ук аларны 1,5-2 елдан алып транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Кабат бозган өчен Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 264.1 статьясы нигезендә җәза каралган. Нурлат районы юлларында тәртип бозучылар белән көрәш дәвам итәчәк. Чираттагы тапкыр нурлатлыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырам, бу сезнең гаилә бюджеты акчаларын гына янга калдырмаячак, ә сезнең куркынычсызлыкны да саклаячак», – дип шәрехләде вәзгыятьне районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International