Бүгенге көннән Нурлат районында БМО юл хәрәкәте иминлегенең алтынчы глобаль атналыгы башланды.
Атна кысаларында Нурлат автоинспекторлары юлларда тәртип бозуларны кисәтүгә, ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән берничә оператив-профилактик чара үткәрәчәкләр. Аерым алганда, бу тизлекне киметү көннәре, автомәктәп курсантлары, яңа гына машина йөртә башлаучылар белән очрашулар һ. б. булачак. «Мондый чаралар хокук бозучылар санын киметү, безнең район юлларының куркынычсыз торышын булдыру өчен кирәк. Куркынычсызлык атнасы 23 майга кадәр дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.