Бу авылда яшәүче Елена Захарованың «Татнефть» җәмгыятенең грантлар бирүгә VI конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Елена Андреевна конкурста "Спорт актив ял паркы" проекты белән катнашты. Грант суммасы 497 мең сум тәшкил итә.
-Бу акча спорт паркын төзүгә тотылачак, анда авыл халкы һәм кунаклары ял итә алачак. Парк авылның матур почмагында урнашачак, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә урам тренажерлары куярга планлаштырабыз. Балалар өчен шулай ук уен зонасы да булачак. Моннан тыш, авыл халкы актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгәннән соң эскәсмияләрдә утырып ял итә алачак, - диде Елена Андреевна.