Нурлат эшмәкәрләрен ачык ишекләр көнендә катнашырга чакыралар

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 19 маенда эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрәчәк. Бөтенроссия Бердәм «ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 19 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. Идарәдә консультация алу өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а йорт) телефон номерлары буенча башкарыла: 238-36-32, 238-18-41 (2021 елның 19-20 апрелендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.45 сәгатькә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында УПР Идарәсенең территориаль бүлегендә, Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 10нчы йорт адресы буенча, 19.05.2021 ел 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләргә консультация үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International