Бу көннәрдә яшь нурлатлылар Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә узучы билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә катнаша. Кичәге ярыш нәтиҗәләре буенча, Илона Ерхова, беренче урынны яулап, августта узачак дөнья беренчелегенә юллама алды.
Рушан Хаматгатин бронза призер булды.
Бүген келәмгә тагын ике спортчы - Алмаз Галиуллин һәм Илдан Әндәрҗанов чыгачак. Аларга уңышлар телибез!
Спортчыларны ярышларга тренерлар Илшат Әһлиуллин һәм Расих Сәмигуллин әзерләде.