Нурлатта Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 16 мае, якшәмбе

«Театр» скверында алтын туйларын билгеләп үтүче гаилә парларын хөрмәтләделәр.

Халыкара гаилә көне Нурлатта «Театр» скверында бәйрәм чарасы белән тәмамланды.

Тантанага 50 ел бергә гомер иткән хөрмәтле һәм нык гаиләләр – Бикүледән Ринат һәм Минзәйнәп Кәлимуллиннар, Түбән Чаллыдан Виталий һәм Вера Герасимовлар, Аксумладан Валентина һәм Виталий Пайдугановлар чакырылган иде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина аларга җылы теләкләрен җиткереп, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның котлау хатларын тапшырды.

Шунда ук «Ел хатын-кызы» республика конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды, шулай ук Халыкара гаилә көне алдыннан игълан ителгән «Гаилә фотосурәте»конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Район конкурсында Нугумановлар җиңде, икенче урында – Галәветдиновлар, өченчедә – Насыйбуллиннар гаиләсе.

Бүләкләүләр җирле үзешчән артистларның концерт номерлары белән чиратлашып барды.

Алар нурлатлылар өчен иң яхшы җырлар һәм биюләр әзерләгән иде. Гомумән алганда, гаилә көнендә үткәрелгән тантаналы чара барлык нурлатлылар өчен дә бик яхшы гаилә бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International