Бу - газетаның 90 еллык юбилеена багышланган чараларның берсе. Журналистларның исемле үсентеләре арасында хәзер Алмаз Әхмәтшин агачы да бар.
Нурлат шәһәре елъязмасында “Дуслык” («Дружба», «Туслах») газетасының 90 еллыгы уңаеннан да район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең Сәлимҗанов исемендәге скверда журналистлар аллеясына нигез салулары белән истә калачак.
Монда “Нурлат-информ” хезмәткәрләре “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе һәм Нурлат урман хуҗалыгы белән берлектә 35 төп миләш утыртты. Истәлекле чарада “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасының ветераннары һәм авыллардагы актив корреспондентлары, район газетасы каршындагы “Нурлы як” әдәби берләшмәсе әгъзалары, шулай ук “Меdia Star” студиясенә йөрүчеләр катнашты.
-«Нурлат-информ» бинасы территориясендә Нурлат телевидениесенең 10 еллыгы аллеясы бар, ә аэропорт территориясендә - район газетасының 75 еллыгына багышлап утырткан, - диде аллея булдыру инициаторы - «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы баш мөхәррир-җитәкчесе Резеда Гиняева.
“Быел без район башлыгы Алмаз Сәлимович Әхмәтшин ярдәме белән скверга район газетасының 90 еллыгы турында истәлек калдыру өчен миләш аллеясына нигез салырга булдык. Бу - газетаның юбилее кысаларында күпсанлы чараларның берсе".
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да чарада катнашты - ул үзенең исемле агачын утыртты. "Әле 2018 елда ук без журналистларның халык, яшьләр белән эшләү өчен үз җәлеп итү ноктасы – медиапарк булырга тиеш дигән карарга килдек. Әмма ул вакытта бу идея тормышка ашмады, - диде ул. Бәлки, шулай булуы яхшырактыр да. Чөнки без бу вакыт эчендә алган тәҗрибә белән биредә эшне югарырак дәрәҗәдә үткәрә алабыз. Яшьләр журналистикага тартылсын иде. Бу медиапаркны "Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) район газетасы хөрмәтенә атарга планлаштырабыз. Бу бик символик булачак, чөнки янәшәдәге мәйдан һәм арт-объект шулай ук районыбызда яшәүче халыклар дуслыгы хөрмәтенә аталган. Нурлатта яшәүчеләр район газетасын яраталар һәм аның өч телдә дә чыгып килүе бик әйбәт». Агач утыртканнан соң чара газета ветераннары, җирле авторлар һәм район артистлары чыгышлары белән импровизацияләнгән сәхнәдә дәвам итте. Илдус Диндаров күп еллар газетада эшләп киткән ТР Язучылар һәм журналистлар Союзы әгъзасы, истәлекле чарага махсус рәвештә “Йөрәкләр күкрәве” шигырен язган.