Бәйрәмгә медицина хезмәткәрләре үзләре дә концерт номерлары әзерләгәннәр.
Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Казандагы вакыйгаларга бәйле рәвештә матәм көне игълан ителү сәбәпле, 12 майдан бәйрәм итү бүгенгә күчерелде. Нурлат шәһәрендә үз эшенең 358 профессионалы - урта звено белгечләре бәйрәм итә. Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, грамоталы шәфкать туташы табибның төп ярдәмчесе булып тора, бу һөнәр һәрвакыт хөрмәтле һәм кирәкле булып кала бирә. "Күңел тынычлыгы, рухи һәм матди канәгатьлек телим. Эшкә барасы һәм өйгә кайтасы килеп торсын”, - дип теләкләрен җиткерде Айдар Рөстәм улы һәм сәхнәдә шәфкать туташлары Гөлсирә Галиуллинаны, Гөлия Маняпованы, Лидия Климинны һәм Надежда Яковлеваны котлады. Алар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына һәм ТР сәламәтлек саклау министры Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Быел Нурлатта Халыкара шәфкать туташлары көнен яңа форматта билгеләп үттеләр. Бәйрәм концертында медицина хезмәткәрләре үзләре, аларның балалары, шулай ук рәхмәтле пациентлар да катнашты. Стоматология, рентгенология, гинекология һәм башка бүлекләр хезмәткәрләре үзләренең көндәлек эшләре турында кызыклы күренешләр әзерләгән, чараны шулай ук балалар чыгышлары бизәде.
Пациентлар башкаруында концерт номерлары һөнәри бәйрәмгә күңелле бүләк булды, тирән рәхмәт сүзләре белән алар үз җырларын иң күркәм һөнәр вәкилләренә багышлады.