Татар театрына нигез салучы, якташыбыз Габдулла Кариев нәсел дәвамчылары истәлекле очрашуга җыелды. Чара Колбай-Мораса авылында Габдулла Кариев исемендәге музейда узды.
-Габдулла Кариевның туганнары белән мондый форматта очрашу беренче тапкыр уза. Бүген монда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм торак пунктларыннан 30га якын вәкил җыелды, хәтта Сургуттан да кайттылар. Сөйләшү бик күңелле узды, безнең хәтердә бабайлар һәм әбиләр истәлекләре әле дә саклана. Киләсе елда истәлекле очрашу тагын да күбрәк татар театрының күренекле эшлеклесе туганнарын җыяр дип өметләнәбез», - диде чараны оештыручы, музей директоры Люзия Вәлиуллина.
Казан шәһәрендә яшәүче Люция Гыйльметдинова үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Әнием ягыннан Гамбәр әбием – Габдулла Кариевның өченче буын туганы, - дип сөйләде ул. Габдулла Кариев Казанга кунакка кайтканда, әбиемнең 11-12 яшьлек чагы була. Ул вакытта аның актерлык эшчәнлегендә үз карьерасын башлаган гына вакыты була. Һәм менә әби Хәйруллиннарның өлкән буын вәкилләренең аның сайлаган һөнәре белән канәгать булмавы турында фикер алышуны тыңлап тора, чөнки ул үз заманына күрә бик укымышлы һәм белемле була.
Татар актеры һәм режиссерының туганнары, мөмкин булганча, еш кына аның туган ягында булырга тырышалар, музейга йөриләр. Бу юлы да алар музей заллары буйлап уздылар, үз гаиләләренең тарихы белән уртаклаштылар, истәлеккә фотога төштеләр. Мондый җылы очрашуны оештырган өчен Люзия Вәлиуллинага аерым рәхмәт белдерделәр, чөнки үзләре таныганча, кайбер туганнары белән беренче тапкыр очрашканнар.