Габдулла Кариев туган якларында аның 135 еллыгы уңаеннан истәлекле чаралар узды

2021 елның 14 мае, җомга

Колбай-Мораса мәктәбендә Габдулла Кариев исемендәге I зональ фәнни-гамәли конференция узды. Ул татар театрына нигез салучы, Колбай-Марат авылында туган Габдулла Кариевның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырыла торган чаралар кысаларында оештырылды.

Конференциядә 50 гә якын бала катнашты, нигездә, безнең районнан, шулай ук Әлки районыннан. Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарыннан катнашучылар чарага Zoom платформасында видеоконференцэлемтә ярдәмендә кушылды.

Укучыларның, шулай ук туган тел һәм әдәбият укытучыларының фәнни-гамәли конференциясе дүрт тематик секция буенча узды. Шунысы игътибарга лаек, чарада башка милләт укучылары да катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште. Мәсәлән, Сәләнгеш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Виктория Творогова “Шигърият бакчасында” номинациясендә татар телендә сәнгатьле итеп шигырь укыган өчен I дәрәҗә дипломга лаек булды. Конференцияне ябу тантанасында катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина сәламләде. Конференциядә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм бүләкләр алды. “Безне ничек каршы алулары, оешма югары дәрәҗәдә оештырылуы миңа бик ошады. Колбай-Мораса мәктәбенең тарихы бай, элек монда мәдрәсә булган, анда күренекле татар эшлеклеләре белем алган. Күптән бу урыннарга барырга теләгән идем"., - дип уртаклашты Әлки районының Югары Әлморза авылында яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Сәгыйрова. Конференциядән соң укучылар һәм укытучылар Габдулла Кариев исемендәге музейда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International