Нурлат укучыларына авыл җирлегендә бизнесны ничек оештырырга кирәклеге турында сөйләделәр

2021 елның 14 мае, җомга

Бүген “Киләчәк” иҗат үзәге базасында район мәктәпләрендә укучылар бизнес-тренер белән очрашты. Очрашу практик семинар характерында булды.

Берничә сәгать дәвамында бизнес-тренер Вадим Мясников мәктәп укучылары белән аралашты, аларга авыл җирлегендә бизнес үсеше мөмкинлекләре турында сөйләде. Семинар эшенә укучылар үзләре дә актив кушылды, алар сораулар бирделәр, үз идеяләрен тәкъдим иттеләр, проект эшләделәр.

«Бүген безнең балалар белән беренче очрашуыбыз, без нәтиҗәле эшләдек. Аларның һәркайсына өйгә бирем бирелде. 25 майда булачак киләсе очрашуда без аларның чыгышларын тыңлыйбыз", - дип билгеләп үтте Вадим Олегович.

Чарада барлыгы 50гә якын яшь нурлатлы катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International