Нурлатлылар, Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин җитәкчелегендә, видеоконференцэлемтә режимында, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында катнаштылар.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, республикада янгыннар белән хәл катлаулы булып кала бирә. Бу коры һәм эссе һава торышы белән дә бәйле, янгыннарның зур проценты коры үлән һәм чүп-чар яндыруга туры килә.
Нурлат районы территориясендә язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чор башыннан бирле 6 гектардан артык мәйданда корыган үлән, чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары һ. б. яну белән бәйле 28 янгын теркәлгән. Бу янгыннарны булдырмау, профилактик эш алып бару чараларына игътибарны көчәйтүне таләп итә. Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге начальнигы Рифкать Йосыпов билгеләп үткәнчә, янгыннарны кисәтү, аларда кешеләр һәлакәтенә юл куймау һәм халыкны куркынычсызлык чараларына өйрәтү өчен район территориясендә 44 профилактик төркем булдырылган, аларга 130 кеше керә. Алар 301 күп фатирлы торак йортта, шулай ук 9169 шәхси йортта булдылар. Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр таратылды, янгын турында хәбәр итүче сигналлар урнаштыру буенча эш дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, 26 апрельдән территориядә янгынга каршы махсус режим кертелде, аны 26 майга кадәр озайтырга тәкъдим ителде. Махсус янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Бүгенге көндә үләнне һәм чүп-чарны яндырган өчен барлыгы 53 мең сум күләмендә 18 зат административ җаваплылыкка тартылган.
Шул ук көнне Нурлат муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Анда 2021 елгы су коену сезоны чорында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау чаралары; Нурлат районы территориясендә тышкы янгынга каршы су чыганакларының булуы, исәпкә алунуы һәм аларны карап тоту; янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләр үлеменә юл куймау буенча өстәмә чаралар каралды. Нурлат муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе Нурлат муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш (кызыл) куркынычлылык дәрәҗәсен билгеләргә карар итте