Хөрмәтле нурлатлылар, мөселманнар кардәшләр!
Сезне чын күңелдән һәр мөселман өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Безнең күпмилләтле районда конфессияара һәм милләтара татулык хөкем сөрә, без бер-беребезнең традицияләрен, тарихын, дини карашларын, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Биредә безнең якташларыбызның ислам традицияләренә тугры булулары, дин, милләткә карамастан, мәрхәмәтлек принципларына тугрылык саклап яшәүләре зур роль уйный. Рамазан - мәрхәмәт, мохтаҗлар турында кайгырту кебек кыйммәтләрне аеруча ачык чагылдыручы ай.
Хәтта коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы вәзгыять шартларында да да безнең дин кардәшләребез ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, аз керемле гаиләләргә һәм гомумән игътибарга мохтаҗ барлык догада булган, әхлакый чисталыкка, җәмгыятьтә тулы ризалыкка омтылган кешеләргә ярдәм итү җаен таптылар.
Рамазан аенда кылган изге гамәлләребез дәвам итсен, ә безнең якты ниятләребез һәм тирә-юньдәгеләргә ихлас мөнәсәбәтебез киләчәктә дә тынычлыкны һәм иминлекне саклап калырга ярдәм итсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим. Ураза бәйрәме белән!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы.