Нурлат районы мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Бүген бөтен дөнья мөселманнары ислам диненең иң бөек бәйрәмнәренең берсе-Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Иртә таңнан нурлатлылар районның 41 мәчетендә бәйрәм гыйбадәтенә җыелды.

Нурлат шәһәренең үзәк мәчете намаз уку башланганчы ук дин тотучылар белән тула башлады. Алар арасында Нурлат гимназиясенең 3нче сыйныф укучысы Билал Корбанов та бар иде.

"Мин бүген әтием белән килдем, - дип уртаклашты ул. - Намазны 6 яшьтән укыйм, шуңа күрә соңгы берничә елда бу бәйрәмне мәчеттә дога кылып каршылыйм. Безнең өчен бу зур бәйрәм".

Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов үз вәгазендә изге Рамазан аенда кылынган игелекләрнең файдасы, изге гамәлләрнең рухи кыйммәте турында сөйләде, һәр кешенең үз гамәлләре, диннәре, хак иманы, тирә-юньдәгеләргә игелек кылуы өчен җаваплы мөнәсәбәтенең мөһимлеген ассызыклады.

Иртәнге Гает намазында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде. Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән һәм шәхсән үзе район халкын изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлады.

Чыгышлардан соң мәхәллә кешеләре Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендә бәйрәм намазын укыдылар, барлык мөселманнарның да тоткан уразалары кабул булсын дигән теләк белән догалар кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International