Урта Камышлы авыл җирлегендә матәм көнендә чәчәкләр утырттылар

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде. Республика буенча мәдәни-күңел ачу чаралары туктатылды, дәүләт флаглары төшерә төшелде.

Татарстанлылар кичә фаҗига булган гимназиягә чәчәкләр һәм уенчыклар алып килүне дәвам итәләр.

Нурлатлылар да битараф калмады. Шулай итеп, матәм көнендә Урта Камышлы авыл җирлегендә җирле мемориал янында Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International