Нурлатлылар Казанда һәлак булганнарны искә алдылар

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Бүген Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булучылар истәлегенә стихияле мемориал оештырылды.

Бирегә битараф булмаган йөзләгән нурлатлы килде, беркем өчен дә чит кайгы юк. Коллективлар, гаиләләр, мәктәп укучылары тулы бер сыйныфлары белән килделәр...

«Зур фаҗига булды, ул мәктәп укучылары һәм укытучылар тормышын алып китте. Бу фаҗига барлык нурлатлыларның йөрәгендә тирән кайгыру хисләре уятты, һәлак булганнарның әти-әниләренә, якыннарына сабырлык телибез, тирән кайгыларын уртаклашабыз. Хәзер хастаханәдә ятучыларга тизрәк терелүләрен телибез. Бу безнең барыбызга да балаларыбызның иминлеге турында уйланырга артык сәбәп. Бу кайгы безне берләштерергә тиеш", - диде хәтер акциясендә катнашкан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

Күпләр күз яшьләрен тыя алмады...

«Мин мондый чарадан читтә кала алмадым, минем үземнең дә  ике балам бар. Хәзер һәлак булган мәктәп укучыларының әти-әниләренә нинди хисләр кичерүе турында уйларга да куркыныч. Бер гаепсез балалар һәлак булды, бу егетне нәрсә этәргәнен чамаларга гына кала", - дип уртаклашты шәһәрдәшебез Андрей Корнеев безнең белән. Ул, башка нурлатлылар белән бергә, бүген чәчәк тотып вакытлы оештырылган мемориалга хәсрәтен белдерергә килде.

Нурлатта стихияле мемориал ике көн эшләячәк. Биредә битараф булмаган барлык нурлатлылар варвар кулыннан киткән укучылар һәм укытучылар истәлегенә чәчәкләр сала ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International