Нурлат делегациясе IX Республика ифтарында катнашты

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Казанда «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Россиядә иң танылган һәм грандиоз дини чараларының берсе – IX Республика ифтары узды.

Анда имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендә Нурлат районыннан 11 кешедән торган делегация дә катнашты. Алар арасында районның күренекле дин әһелләре, ислам нигезләре укытучылары бар.

Быел Республика ифтары бер өстәл артында 5 меңгә якын кешене җыйды. Чарада катнашучылар саны кимү республикадагы эпидемиологик хәл белән бәйле. Ифтар мәҗлесен оештыру өчен 500 волонтер җәлеп ителгән. Шулай ук «Ак Барс Арена» стадионына мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар-бокслар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International