Нурлатта район террорчылыкка каршы комиссиянең мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә чираттан тыш утырышы узды.
Чара 175 нче Казан мәктәбендә һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Биредә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм мәгариф учреждениеләрендә саклык чараларын үтәү мәсьәләләре каралды.