Бәйрәм турнирларында 20 дән артык нурлатлы катнашты.
Шәһәр Мәдәният сараенда Җиңү көненә багышланган шахмат һәм шашка буенча турнирлар узды. Шахмат өстәлләре артында 12 кеше очрашты. Биредә Владислав Герасимов җиңү яулады. Икенче урында-Сергей Анисимов, өченчедә-Анатолий Сидоров.
9 нурлатлы катнашында узган шашка турнирында урыннар түбәндәгечә бүленде: Олег Павлов – 1 урын, Рафаил Әюпов – 2 урын, Сергей Зайцев – 3 урын.
Уеннар әйләнә системасы буенча узды, җиңүчеләр һәм призерларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары белән бүләкләделәр.