Кич белән күп кенә нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары кабат үзәк мәйданга җыелды. Җирле үзешчән артистлар һәм Казаннан «Җәй» кавер-төркеме катнашында бәйрәм концерты Нурлатта Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чараларының бик яхшы тәмамлануы булды. Нурлатлылар гаиләләре белән үзәк мәйданга чыктылар, анда аттракционнар һәм сәүдә рәтләре эшләде. Бәйрәм көне ахырында Нурлат күгендә Җиңү салюты балкыды.