Җиңү көнендә яшь нурлатлылар шахмат турнирында көч сынашты

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

9 майда “Киләчәк” иҗат үзәге базасында Россия Герое А.А.Волков истәлегенә шахмат турниры узды. Анда әлеге интеллектуаль спорт төре белән җитди шөгыльләнүче районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Турнирны оештыручылар сүзләренчә, барлык катнашучылар да аңа яхшы әзерләнгән һәм матур уен һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән. Җиңүчеләр арасында үз яшь категориясендә 4 нче шәһәр мәктәбе укучысы Игорь Буланов та бар. "Бүгенге җиңүемне мин үземнең бабама багышлыйм. Ул да, башка солдатлар белән бергә, безнең киләчәгебез бәхетле булсын өчен сугышкан. Бабама Җиңү китергән өчен рәхмәт ", - дип уртаклашты безнең белән Игорь. Аңа, гадәттәгечә, турнирда терәк булырга әнисе Ольга Буланова килгән.

Турнирның призерлары һәм җиңүчеләре аны оештыручылардан грамоталар һәм медальләр алды, ә компетентлы жюри мондый турнирларда катнашучыларның елдан-ел артуына өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International