Җиңү көнендә "Факел" республика беренчелеге уеннарында беренче җиңү яулады

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

Исәп 3:0 нурлат футболчылары файдасына.

Җиңү көнендә Г.Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионында республика беренчелегенең футбол буенча беренче матчы узды, анда "Факел" Чистай шәһәренең "Хезмәт" яшьләр командасы белән очрашты.

Матч башланыр алдыннан катнашучыларны район башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде.

​​​​​​Быел "Факел" беренчелекнең беренче лигасында уйный. Беренче матчны нурлатлылар 2 майда Кама Тамагының “Чулман” командасы белән уздырдылар, анда бердәнбер тупны Руслан Сафин кертте. Бүгенге матч"Факел" файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.

Җанатарларга шатлыклы мизгелләрне Иван Егоров, Александр Ершов һәм Илдар Абдулвалеев бүләк итте. Футболчыларыбызны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International