Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның сәламләү сүзе белән башланып китте.
Ул ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, кунакларны һәм барлык нурлатлыларны әлеге истәлекле дата белән котлады, Нурлат солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәренең Җиңүне якынайтуга керткән өлешен билгеләп үтте. "Безнең якташлар Ватанны намус белән якладылар, канкойгыч сугышта җиңеп чыктылар. Ике йөздән артык нурлатлы Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен орден, меңләгән кеше медальләр белән бүләкләнде. Без тарихка якташларыбызның исемнәре алтын хәрефләр белән язылуы белән горурланабыз. Нурлат җире дүрт Советлар Союзы Герое, Россия Герое, ике Дан орденының тулы кавалерын тәрбияләгән", - диде Алмаз Сәлимович.
Ул районда яшәүче 11 ветеранның исемнәрен аерым горурлык белән атап үтте һәм батырлыклары турында сөйләде. "Хөрмәтле ветераннар! Язмыш безгә Сезнең янәшәдә яшәү, сабырлыкка, батырлыкка, күңел юмартлыгына, туган җиргә мәхәббәткә өйрәнү мөмкинлеге бирде. Бүген сезгә чын йөрәктән шуны әйтәсем килә – Бөек Ватан сугышы солдатлары, тыл фидакарьләре турындагы истәлекләр саклансын, заманнар бәйләнеше безнең игелекле эшләребез һәм иҗади хезмәтебез белән ныгысын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга район башлыгы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән нурлатлыларны Бөек Җиңү көне белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков котлады.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та нурлатлыларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, тыныч вакытта вафат булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды.
Бәйрәм чарасы парад белән дәвам итте. Монда төз адымнар белән колонналарда шәһәр мәктәпләренең яшь армиячеләре, десантчылар, чик сакчылары, диңгезчеләр һәм башкалар узды.
Ә район хореография коллективларының бию композицияләре, җирле сәхнә осталарының хәрби җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.