Нурлатлылар җиңү көнендә якташларын искә алды

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Иртәдән нурлатлылар коллективлар һәм гаиләләр белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориаль комплекска веноклар һәм чәчәкләр алып бардылар.

Матур традиция буенча быел да нурлатлылар бөтен коллективлары һәм гаиләләре белән Нурлатта Мемориаль комплекска веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасында катнашты.  Мемориаль комплекста Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык һәм каһарманлык күрсәткән якташларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән. Биредә үк Геройлар Аллеясында дүрт Советлар Союзы Герое, Россия Герое, ике Дан орденының тулы кавалеры һәм Социалистик Хезмәт Геройларының бюстлары урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International