Чулпаннан Каим Сәмигуллин һәм Нурлаттан Александр Лебедев 76нчы Җиңү бәйрәмен үзәк мәйданда якташлары белән каршыладылар.
Ә бәйрәм чаралары һәм Җиңү парадына кадәр алар Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның тантаналы кабул итү мәҗлесендә булдылар. Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин Орел-Курск дугасында данлыклы көрәштә катнаша, аннары Брянск фронтының 242 нче полкы Карачай укчылар дивизиясендә сугыша. Сентябрь аенда Брянск өчен барган сугышларда авыр яралана, госпитальдә аягын кисәләр. 1944 елда туган авылына кайта. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. «Бүгенге көн шатлыклы да, бераз моңсу да. Сугышчан иптәшләремне искә алганда, моңсу булып китә. Шул ук вакытта бүгенге бәйрәмне сәламәт булып исән-имин каршылавыма сөенәм. Җирдә тынычлык булсын», – диде ветеран.
Александр Петрович Лебедев фронтка 1944 елның җәендә алына. Севастопольдә Кара диңгез флотында 355 нче аерым инженер батальонында хезмәт итә. Яраланган. «Батырлык өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Туган якларына 1951 елның апрелендә кайта, гомере буе «Сельхозтехника» да эшли.
«Без һәр елны аеруча дулкынлану белән Җиңү көнен көтәбез, бу барыбыз өчен дә иң зур бәйрәм. Барлык нурлатлыларга да без кичергәннәрне күрмәүләрен телим. Ә җир өстендә күк йөзе тыныч булсын", - дип теләкләрен җиткерде ветеран.
Ветераннарны тантаналы кабул итүдә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Самарада яшәүче якташыбыз Идеал Галәветдинов катнашты. Рәхмәт сүзләре белән алар ветераннарга бүләкләр тапшырды.