Иртәдән үк Үзәк мөселман зиратында алар күп еллар гомерен район үсешенә багышлаган нурлатлыларның каберләрендә булдылар. Гыйматдинов Габбас Кыям улы, Хафизов Шәриф Сәгыйр улы, Тимерҗанов Зәки Тимерҗан улы каберләренә Җиңү символларының берсе буларак кызыл канәфер чәчәкләре куелды.
«Бу истәлекле көнне мин туганнарымның каберләренә килдем. Сугыш башланганда әтием чик сакчысы булган, Прибалтика чигендә сугышкан. Тыныч күк йөзе бүләк иткән сугышчыларны искә алу-безнең изге бурычыбыз», - дип билгеләп үтте легендар Шәриф Сәгыйр улының улы Рөстәм Хафизов, барлык нурлатлыларны Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрикләп.
Хәтер акциясе ахырында районның дин әһелләре якташларының каберләрендә догалар укыдылар.