Аларга котлау һәм рәхмәт сүзләрен Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков җиткерделәр.
Ветераннар - тыл хезмәтчәннәре өчен бүгенге бәйрәм шәһәр Мәдәният сараенда узган бәйрәм чарасыннан башланды. Чәй өстәле артында алар сугыш елларын искә алдылар, үзешчән сәнгать артистлары башкаруында җырлар тыңлады һәм мөхтәрәм кунаклар исеменнән котлаулар кабул итте.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «АгроИнвест» компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов, Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һәм район ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова аларга рәхмәт сүзләре һәм ихластан хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Күп дистә еллар үтте. Шулай да бу көн сезнең өчен иң кадерле бәйрәм булды һәм шулай булып калачак та. Без Сезгә Җиңү, тылдагы хезмәтегез, тыныч күк йөзе, оптимизм һәм яшь буынга күрсәткән үрнәк өчен рәхмәтлебез", - дип мөрәҗәгать итте Алмаз Сәлимович тыл ветераннарына. Бүгенге көндә Нурлат районында 500 гә якын тыл хезмәтчәне яши, алар сугышчылар белән беррәттән Җиңүне авыр шартларда яулап алган һәм фронт өчен, фашистларны җиңү өчен күп көч куйган. Наталья Анисимовна Пастухова сугыш елларында әле бик яшь кыз булып элеваторда эшли башлаган, аннары анда 40 ел хезмәт куйган.
"Ачлык һәм ялангачлык. Икмәкне карточкалар буенча гына бирделәр. Эшләмәүчеләргә-250шәр, эшчеләр-500әр грамм. Ипи артыннан чиратта торуыбызны әле дә хәтерлим. Аллага шөкер, исән калдык. Ә ул вакытта «почта тартмасы» дип аталган элеваторда армия өчен икмәк кадерләп саклана. Бик авыр булды, әмма без барыбыз да җиңү өчен эшләдек", - дип искә ала ул авыр сугыш елларын. Бәйрәмгә чакырулы тыл хезмәтчәннәре арасында халык мәгарифе, тимер юл тармагы, медицина өлкәсендә хезмәт куйган хөрмәтле ветераннар бар иде. Күңелле очрашудан соң алар тирән рәхмәт сүзләре белән Нурлатның үзәк мәйданында оештырылган бәйрәм чараларына юнәлде.