Миңнеруй Хәсәнҗанова сугыш чоры елларын әле дә авырлык белән искә ала. Дөрес, ул фронтта булмаса да, ул елларның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә сыный, ачлык, кимсетелүләр, якын кешеләрен югалтуны кичерә.
Миннеруй әби Хәсәнҗанова 1941 елның 23 августында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Туганыннан соң ике көн узгач – 25 августта әтисен фронтка алалар. "Сугыш башланганда безнең гаилә Мәскәүдә яши иде. Әти шунда эшләде, баракта яшәдек. Сугышның беренче көннәреннән үк әти гаиләне туган авылы Бикүлегә күчерергә карар кыла. Авылда кем дә булса исән кала алыр, дип уйлый иде бугай", – дип искә ала Миннеруй әби. Хатынын һәм балаларын калдырып, сугыш кырына киткән чагында әтисе Минсафа абыйның башында нинди уйлар булганын күз алдына китерүе кыен түгел. Йөрәге аның балалларын мәхәббәттә һәм иркәләүдә үстерә алмавы, үзенең яңа туган балалары һәм бераз өлкәнрәк балалары өчен таяныч була алмавы өчен борчылгандыр. Өстәвенә, авылда үз өе дә булмаган.
"Әтиебез бик укымышлы иде. Китәр алдыннан исемемне Коръәнгә язып куйган. Мөгаен, сабый бала бәхете хакына кире кайтыр дип уйлагандыр. Ләкин моңа тормышка ашу насыйп булмый. Әти сугышта хәбәрсез югалды, аның язмышы турында берни дә билгеле түгел. Истәлеккә фотолары да калмады”, - дип дәвам итте Миңнеруй әби.
Сугыш елларының барлык авырлыклары әнисе Минҗамал җилкәсенә төшә. Яшәү урыны булмаганлыктан, алар еш кына бу елларда берничә йортны алмаштырып, күченеп йөриләр. Бераздан гына колхоз аларга зур булмаган йорт бирә. Ачлык-ялангачлык, кырыс кышлар, авыр хезмәт кебек сынауларга бер-бер артлы яңа авырлыклар өстәлә тора. Кая барырга да белмичә интеккәннәр, ярдәмне кайдан эзләргә дә белмәгәннәр. Бервакыт чак кына бәхетсезлек булмый кала.
“Әни безне, ике баланы алып, буаның икенче ягында яшәүче бабаларыбызга мунчага алып китте. Нәкъ менә шул вакытта ташу вакыты иде. Яңгыр астында, билдән кар-бозлы су аша чыкканда, әни түзмәде һәм: «Әллә суга ташлыйм микән сезне»,-диде. Шунда мин аңа: «Әни, берүк ташлама, үскәч, мин үзем сине карыйм», - дип ябыштым. Шулай килеп чыкты да, үсеп җиткәч, мин картайган әниемне карадым, аны тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Бүген дә, бу хакта искә алганда, йөрәк өзелә. Әти-әниләребез кичергәнне беркемгә дә күрергә насыйп булмасын иде. Әнием һәрчак елый иде, ул еллар турында сөйләгәндә", - дип сөйләде Миңнеруй әби.
Миңнеруй әби гомер буе әтисен сагынып яши. Ул исән булса, ул мондый кыенлыкларны кичермәсләр иде. Шуннан соң да ул бик күп тормыш сынаулары кичерә, 40 ел дәвамында фермада сыер савучы булып эшли. Үз эшем яратып башкара торган була, аны һәрвакыт иң җаваплы урыннарга куйганнар.
Бүген ул уллары белән яши. Кызганычка каршы, гомере буе авыр эш башкарса да, аның пенсиясе бик кечкенә икән. Сугыш чоры балаларына нинди дә булса түләүләр каралган булса, бу аларга зур ярдәм булыр иде.