Нурлат халкы "Ржев. Калинин фронты" халыкара эзтабарлар экспедициясендә катнашты.

2021 елның 9 мае, якшәмбе

"Легенда" хәрби-патриотик клубы өчен Бөек Ватан сугышы солдатларының җәсәдләрен эзләү буенча кырда казу эшләре алып бару - бу елның иң масштаблы акцияләренең берсе булды. Алтынчы тапкыр оештырылучы "Ржев. Калинин фронты" хәрби-тарихи эзләү экспедициясе әлеге изге эштә иксез-чиксез Россиянең төрле почмакларыннан, шулай ук якын чит илләрдән 700 гә якын катнашучыны берләштергән. Ике атна дәвамында бу хәрби – эзләү төркеме  1942 елның 5 гыйнварыннан  алып 1943 елның 21 март көннәрендә канкойгыч сугыш барган урыннарны тикшергән. Кайбер мәгълүматлар буенча, аларда 2 миллионнан артык совет сугышчысы һәлак булган. Эзтабарлар отрядлары үз алларына аларның һәрберсенең җәсәдләрен табу бурычын куя. Бу язда алар Кызыл Армия сафларында сугышкан 387 солдат һәм офицерның җәсәден тапкан, 15ләп исемле медальон хәрби экспертизага тапшырылган. Безнең республикадан әлеге экспедициядә 4 кеше, шул исәптән Нурлатның «Легенда» җитәкчесе Владимир Малыгин һәм клубның актив әгъзасы Ольга Бурнашевская катнашты. "Безнең өчен һәр вахта - фронттан кайтмаган сугышчылар турында якты хәтерне мәңгеләштерүгә керткән кечкенә бер өлеш кенә", - ди Владимир Сергеевич һәм шул ук вакытта Ржевск-Вяземский плацдармына еллык экспедициянең әһәмиятен дә билгеләп үтеп. Чөнки ул Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм РФ Оборона министрлыгы ярдәме белән уза. Быел Россия Президенты Владимир Путин катнашучыларга сәламләү сүзләрен юллады. Монда Ржев мемориалы янында совет солдатларын эзләү экспедициясен ачу тантанасында «Легенда» җитәкчесе чираттагы бүләккә – «Халык ополчениесе истәлегенә» эзтабарлар отрядлары Союзы фонды медаленә лаек булды.

«Халыкара экспедициядә катнашу минем өчен тормышымда мөһим этапларның берсе булды, чөнки эзләнү эше, барыннан да элек, Бөек Ватан сугышында һәлак булган  сугышчылар истәлеген мәңгеләштерүне күздә тота... Бөтен Россиядән эзтабарлар нәкъ менә каты сугышлар барган, бернинди арттыру  һәм пафоссыз кара җир совет солдатлары һәм офицерлары канына манчылган Ржев шәһәренә җыелды. Эзләнүчеләр - үзенчәлекле халык, бу төрле һөнәр, яшь һәм милләт вәкилләре, ләкин безне барыбызны да бер тарихи хәтер, барлык һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар онытылмасын өчен мөмкин кадәр күбрәк җәсәдләрен һәм медальоннарны эзләп табу теләге берләштерде. Безнең хәтер яшәгәндә, бөек илебез тарихы тыныч күк астында дәвам итәчәк", - диде Ольга Владимировна. Бу аның беренче Хәтер вахтасы турыдан-туры сугыш урыннарында. Нурлатлылар үзләренең барлык якташлары исеменнән экспедициядә катнашучылар нигез салган яңа аллеяда каен агачлары утырттылар. Эзләүчеләр билгеләп үткәнчә, яшь үсентеләр барлык Ватанны саклаучылар турында истәлеккә үсәчәк, ә салкын көннәрдә алар торналар канатына ияреп күккә ашучы мәгърүр олпат солдат һәйкәле күләгәсенә ышыкланыр. Алар бу сугышта солдаттан алып генералга кадәр барысы да көрәшкән мәңгелек яз, мәңгелек тормыш символы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International