Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин Бөек Җиңү көне белән котлый

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, нурлатлылар!

Сезне иң төп бәйрәмебез - Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Менә инде 76 ел дәвамында без, каһарман Ватанны саклаучыларның балалары, оныклары, оныкчыклары, тыныч тормышта яшибез, шул ук вакытта моның өчен кемгә бурычлы икәнен бер генә көнгә дә онытмыйбыз. Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз, чиксез мәхәббәтегез һәм Ватанга тугрылыгыгыз фронтта, кыр станында, завод станоклары янында, туган ил азатлыгы өчен көрәштә төп корал булды... Сезнең рух көчен ачлык та, җимереклек тә, азатлыктан мәхрүм итү дә сындырмады. Сез батырларча Җиңүне якынайттыгыз һәм, дошманны үз өнендә тар-мар итеп, аны илебезгә генә түгел, ә Европага да бүләк иттегез! Фашизмны җиңгән һәркемгә хөрмәт, ихтирам һәм дан!

Кадерле ветераннар! Тынычлык, Җиңү, ирекле илдә яшәү бәхетен бүләк иткән өчен рәхмәт! Сезгә чын күңелдән иминлек, гаилә бәхете, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим! Тыныч тормыш һәм озын гомер сезгә! Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Алмаз Әхмәтшин,

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International