Нурлатта беренче тапкыр "Җиңү велоквесты" узды

2021 елның 8 мае, шимбә

Квестта катнашучылар, бер пункттан икенчесенә күчеп, Җиңү көне тематикасы буенча сорауларга җавап бирделәр. Җиңү көне алдыннан Нурлатта «Җиңү велоквесты» узды. Әлеге спорт-интеллектуаль чараның инициаторлары-Нурлат шәһәре велоклубы җитәкчесе Валерий Никифоров һәм Казанда яшәүче якташыбыз, велоактивист Ренат Кәбиров. Велоквест районның яшьләр һәм спорт бүлеге, шулай ук «Форпост»үзәге белән берлектә оештырылды. Квестта өч команда катнашты. Аларга шәһәрнең истәлекле урыннарында урнашкан 10 контроль пунктны  «Спорт» паркы, Хәтер һәм Дан, Хәрби-Диңгез Флоты сугышчылары, десантчылар, чик сакчылары мемориалын һ. б. узарга тәкъдим ителде. Бер сәгать эчендә командалар квест биремнәрен үтәделәр һәм «Театр» скверында очраштылар, шунда ук бүләкләү тантанасы булды. Беренче интеллектуаль-спорт квестында Ренат Әбҗаппаров, Дмитрий Белов һәм Павел Спиридонов составында «Нурлатнефть» НГДУ командасы җиңүче булды. Икенче урында-Сатдаровларның гаилә командасы-Рөстәм, Эльвира, аларның уллары Руслан, шулай ук гаилә дусты Сергей Волков. Өченче урында - «Нурлатнефть» НГДУсы вәкилләре Илназ Вафин һәм Минзилә Сәйфетдинова.

Барлык катнашучыларга да медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International