Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы Татарстанда киң колач белән үткәрелә торган тагын бер зур вакыйга – якташыбыз, күренекле эшлеклесе, татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев тууына 135 ел тулу уңаеннан билгеләп үтелә. Юбилей чаралары аның туган җирендә – Нурлатта старт алуы очраклы түгел.
Якташыбызның туган көне алдыннан нурлатлылар тагын бер кат Шәһәр мәдәният сараена җыелып аның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.
-Нурлатта яшәүче һәр кеше үзенең якташы Кариевның тормышы һәм иҗатын яхшы белүе белән горурланырга тиеш, нурлатлылар бу яктан үрнәк булырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Габдулла Кариев истәлегенә багышланган чараларның дәвам итәчәген билгеләп. Шушы көннәрдә татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариев каберен зиярәт итәчәк, ә аның туган авылы Колбай-Мораса халкы быел да Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары килүен көтә. Кунакларны Габдулла Кариев музеенда да юбилей уңаеннан каршыларга әзер. Җирле шагыйрә, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Сәкинә Хәйруллина музейның барлыкка килүе турында зур горурлык белән сөйләде. Нәкъ менә аның инициативасы белән Колбай-Мораса мәктәбендә Кариев иҗатын өйрәнү эше башланган.
- Ул вакытта Габдулла Кариевка карата игътибар мондый зур түгел иде. 1974 елдан без югары сыйныф укучылары белән материаллар туплый башладык. Авылда Кариевны күргән һәм белгән кешеләр дә бар иде, без аларның хатирәләрен бөртекләп җыйдык. Кариев белән якыннан таныш булган актриса Фатыйма Ильскаяга хат юлладык һәм аннан бик эчтәлекле җавап хаты алдык. Ул Кариев турында шулкадәр матур итеп язган, аның иҗаты югары бәяләгән. Бу безнең өчен зур горурлык булды, - дип искә төшерде ул бу елларны.
Соңрак бу материаллардан мәктәптә почмак ясаганнар, мәктәпкә бүген аның музее алдында торган Кариев бюстын кайтарганнар. Музейга нигез менә шушындый гади авыл балаларының эзләнүләреннән салынган. Бүген биредә Кариев иҗаты буенча бик бай материаллар саклана, аның директоры Люзия Вәлиуллина җитәкчелегендә яңа мәгълүматлар туплана, музей фонды яңартыла.
Габдулла Кариев иҗатын өйрәнүгә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда да зур игътибар бирелә. Кадерләп саклана торган экспонатлар арасында-Кариевның 130 еллыгына багышланган конкурста беренче урынга лаек булган Рөстәм Хәйретдинов һәм Расих Мәхмүтовның картинасы. Биредә Габдулла Кариев үзенең фикердәше, дусты Габдулла Тукай белән бергә сурәтләнгән. Бу ике шәхеснең берсе - татар әдәбиятында, икенчесе - татар театры тарихында якты эз калдырган.