Кичә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә гадәти булмаган ифтар мәҗлесе үтте.
Анда 50 ләп мөселман хатын-кызы катнашты, алар дин кануннары буенча матур һәм зәвык белән киенгәннәр, үз образын калфаклар, хәситәләр (иңбашларына кигән күкрәк бизәкләре), чигүле камзуллар белән тулыландырганнар.
Соңгы елларда республикада фэшн-ифтарлар уздыру популярлашса да, Нурлатта ул беренче тапкыр оештырылды. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, фэшн сүзе - ул мода дигәнне аңлата, һәм бу сүзнең ифтар мәҗлесе исеме буларак та кулланылуы очраклы түгел, ул мөселман хатын-кызларының өс киеме матурлыгын күрсәтү, дини яшьләрне берләштерүгә юнәлтелгән. Хәзерге фэшн-ифтарның асылы мода күрсәтү белән бәйле булса да, беренче чиратта, ул безнең милли, дини традицияләребезне популярлаштыруга, яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә нигезләнгән, - диде районда әлеге чараны уздыру инициаторы, «Нурлат-информ» җитәкчесе, баш мөхәррир Резеда Гиняева.
Оештыручылар, нурлатлыларда фэшн-ифтар кызыксыну уятырмы икән дип, эшкә шикләнеп тотынсалар да, әмма бу чара киресен күрсәтте. Районда көндәлек тормышларында да дини гореф-гадәтләрне үтәп милли киемнәр киеп йөрүче хатын-кызлар шактый җыелды. Яңа Әмзәдән Ләйсән Гайнетдинова социаль челтәрләрдә игълан күргәч үк, килергә дип карар иткән.
- Үзем кебек мөселман кызлары белән танышып, аралашасым килә, - диде ул. Дин кушканча яши башлавыма 8 ел үтте. Шәригать буенча киенә башлагач, интернетта мода тенденцияләре, киңәшләр белән таныша башладым. Авылда, бигрәк тә маллар карарга чыкканда, безнең хуҗалык зур, әлбәттә, көн саен модалы киенеп булмый. Ләйсән Рифгатовна, нигездә, күлмәкләрне сатып ала икән, хәер, бүген заманча һәм матур киенү мөмкинлеге бар. Ә менә Түбән Нурлаттан дүрт бала әнисе Резеда Сәйдәшева мөселманча киемне үзе тегә. Фэшн-ифтарга ул кызлары Мәдинә һәм Әминә белән үзләре теккән һәм милли чигү белән бизәгән киемнәрдән килде.
-Без күлмәк, костюмнар, хатын – кызлар өчен яулыклар тегәбез, ә ир-атлар өчен-камислар, ягъни махсус туника тегәбез. Безнең коллекциядә 60лап күлмәк, нигездә, без үзебез һәм танышларыбыз өчен тегәбез. Мөселман киеме тыйнаклыгы белән аерылып тора, чөнки тән бөтен яктан капланырга тиеш. Җәйге кием өчен җитен, мамык, вискоз тукымаларны файдаланырга тырышабыз. Киемне бисер, чигеш белән бизибез,- дип уртаклашты Резедә Рәшитовна. Сүз уңаеннан, ифтар кысаларында Ләйсән Гайнетдинова да, Сәйдәшевлар гаиләсе дә милли костюмнар конкурсында махсус бүләкләргә лаек булды. Фэшн-ифтар 15 яшьтән алып 45 яшькә кадәр кызлар һәм хатын-кызлар өчен оештырылуга карамастан, анда өлкән яшьтәге мөслимәләр дә катнашты. Алар Коръән аятьләрен укыдылар, вәгазь сөйләделәр. Чараны алып баручы район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нафигина моңа уңай бәя бирде һәм яшьләр өчен үрнәк дип атады. Чара район имам-мөхтәсибенең укыту эшләре буенча урынбасары Земфира Мортазинаның эчтәлекле вәгазе, дини тематикага викторина белән дәвам итте. Актив катнашучылар җирле спонсорлардан бүләкләр алдылар. Танышу һәм фикер алышу мәгариф үзәгенең банкет залында мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында дәвам итте. Ифтар ашыннан соң хатын-кызлар намаз укыды. Якын арада, фэшн-ифтар нәтиҗәсе буларак, районда мөселман хатын-кызлары клубы төзеләчәк. Бу көнне моңа беренче адымнар да ясалды.