Нурлат интернат-йорты карамагындагылар Җиңү көне белән котлаулар кабул итте

2021 елның 7 мае, җомга

Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында җиңү яулаганнары өчен ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт йөзеннән зур бәйрәм чарасы узды. Социаль учреждение хезмәткәрләрен чакырылган кунаклар котлады. Район башлыгы исеменнән изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов җиткерде.

- Без Сезгә Җиңү хакына фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп үтте ул үзенең сәламләү сүзендә һәм сәламәтлек, озын гомер теләде.

Бүгенге көндә интернат-йортта биш тыл хезмәтчәне – Мария Данилова, Хәлимә Вафина, Минегол Кадыйрова, Николай Портнов һәм Анфиза Цветкова яши. Беренче чиратта аларга рәхмәт һәм котлау сүзләрен интернат-йорт директоры Роберт Газизуллин җиткерде. Үзләрен Җиңү көне белән котларга килгән элеккеге директор Евгений Савиновны җылы каршы алдылар. Ветераннарны социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева да котлады. «Коммунальник» идарәче оешмасы директоры Марат Хәмидуллин бәйрәмгә оныгы белән килде. Алар тыл хезмәтчәннәренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлаулар күңелле җырлар, шигырьләр, халык биюләре белән үрелеп барды.

Ветераннар, күз яшьләре белән "Катюша" легендар җырын җырчыларга кушылып башкардылар һәм аларны чын күңелдән һәм уңай кәеф белән  алкышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International