Нурлатлылар Казанда узган тантаналы чарада катнашты

2021 елның 7 мае, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара уза. Бәйрәмдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Нурлат районы делегациясе дә катнаша. Делегация составында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина, район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, район ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар Зариф Кәбиров, Мөнир Әхмәтшин, шулай ук тыл ветераннары Евдакия Крайнова һәм Миннегамбер Каюмова да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International