Нурлат автоинспекторлары юлларда тәртип бозучылар белән кабат көрәшкә чыкты

2021 елның 7 мае, җомга

Бу юлы аларның игътибары машина йөртүчеләр борылыш сигналларын кулланмауга бәйле хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелде. Кичәге көндә генә дә шәһәр юлларында тәртип сакчылары шундый 10нан артык тәртип бозучыны ачыклаган.

«Борылыш күрсәткечләрен кабызмыйча йөрү юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Поворотниклардан файдалану турындагы таләп, барыннан да элек, аларны булдырмау өчен язылган. Әлеге кагыйдәне игътибарсыз калдыру һич тә ярамый", – дип мөрәҗәгать итә Нурлат автомобиль хуҗаларына районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.

Нинди очракларда борылыш күрсәткечләрен кабызырга, ә кайсыларында юк икән, югалып калырга кирәкми.

Монда «артык кайгыртучанлык комачауламаячак» дигән кагыйдәне саклау яхшырак. Иң мөһиме, бу хәрәкәт башкаларны бутамасын.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда борылыш күрсәткечен кабызмау кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 500 сум күләмендә штраф салына (РФ КоАП 12.14 маддәсе).

Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре алга таба да мондый хокук бозуларны профилактикалау эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International