Әлеге сайт үз тормышы бәрабәренә башкаларны коткарган Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, ведомство хезмәткәрләре турында якты истәлек саклау һәм мәңгеләштерү өчен булдырылган. 30 еллык тарихы булган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегендә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның гомерләрен алып киткән фаҗигале вакыйгалар байтак. «Хәтер китабы»нда исә аларның героик тарихлары урын алган. "Хәтер китабы" - хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның истәлегенә багышланган яңа мультимедиа проекты. Сайтта ят кешеләрнең гомерләрен коткарып һәлак булган героик шәхесләр турында уникаль архив материаллары басылган.
Моннан тыш, «Хәтер Китабы» интерфейсында шулай ук ведомствоның мемориаль такталары, һәйкәлләре һәм музей оешмалары турындагы материалларны карарга мөмкин. Киләчәктә проектны киңәйтергә һәм ведомство тарихында мөһим вакыйгаларга һәм коткару операцияләренә багышланган бүлек эшләргә планлаштыралар.
Ведомствода шулай ук 1990-2020 еллар чорындагы мәгълүмат урнаштырылган, ул алфавит һәм хронологик тәртиптә формалаштырылган, дип хәбәр иттеләр. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яңа медиапроектының тарихы һәм башка функцияләре тулыланып торачак.