Нурлат районында Җиңү көне уңаеннан волонтерлар тыл хезмәтчәннәрен котлый

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат районы волонтерлары тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады. 124 тыл хезмәтчәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм Татнефтьтән бүләк җыелмасы алды, дип хәбәр ителә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Инстаграмм язмасында.

Волонтерлар сафын "Сугышчан туганлык" эзтабарлар отряды, Яшьләр парламенты әгъзалары, район башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеге, "ТаграсЭнергоСервис" ААҖ, "Нурлатнефть"НГДУ хезмәткәрләре тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International